Акциянең максаты – “Әйләнә-тирә мохитне саклау – 2013” елы кысаларында Россия шәһәрләре һәм төбәкләренең экологик хәлен яхшырту, халыкның экологик культурасын арттыру.
Экологик өмә кысаларында аеруча игътибар тимер юлларны чистартуга, территорияләрне төзекләндерүгә, агачлар һәм газон утыртуга юнәлдереләчәк.
Төбәкнең барлык предприятиеләре 30 һәм 31 августта беркетелгән территорияләрне җыештыруда һәм төзекләндерүдә актив катнашачаклар.