Куйбышев тимер юлы полигонында 2013 нче елның 7 ае эчендә Интернет аша 607 меңнән артык билет сатылган, бу 2012 нче елның шул ук чоры белән чагыштырганда 65,3% артыграк (367 мең урын).
150 меңнән артык пассажир ерак арага йөри торган поездларга электрон теркәү уңайлыклары белән файдаланган. 2012 нче елның шул чоры белән чагыштырганда 65,7% артыграк (90 мең пассажир).
2013 нче елның июль аенда Интернет аша 124 мең билет теркәлгән, электрон теркәү белән 25430 кеше файдаланган (2012 нче елның июлендә Интернет аша 95 мең билет теркәлгән, электрон теркәү белән 17377 кеше файдаланган).
Исегезгә төшерик, электрон сатуны үстерү, пассажирларга Интернет аша билетлар сатуда хезмәт күрсәтүне яхшырту һәм уңайлыкны арттыру өчен “РТЮ” ААҖ рәсми сайтының мобиль версиясе тормышка ашырылган: http://pdaticket.rzd.ru.