25 нче августта Балалар тимер юлында 2012-2013 уку елы уңышлы гына тәмамланды. Әлеге вакыт эчендә балалар юлында 800 артык кеше шөгыльләнде. Йомгаклау тесты нәтиҗәләре буенча 310 яшь тимерьюлчы икенче ел укуга, 300ләп – өченче ел укуга күчерелделәр. 193 яшь тимерьюлчы Казан Балалар тимер юлын тәмамлау таныклыгы алды.
Ижевск, Әгерҗе, Канаш һәм Яшел Үзән шәһәрләреннән балалар бу уку елы дәвамында үзләштергән теоретик белемнәрен практикада ныгыттылар. Казанның яшь тимерьюлчылары инде икенче ел “Восток” лагерендә практика да үтәләр һәм ял да итәләр. Бу “РТЮ” ААҖ филиалы - Горький тимер юлының Казан Балалар тимер юлы һәм Татарстан Республикасы Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитетының хезмәттәшлекләре нәтиҗәсе.
Быел 30дан артык Балалар тимер юлын тәмамлаучылар Казан һәи Ижевск тимер юл транспорты техникумына керү өчен документларын тапшырдылар.
Бу ялларда казанлылар соңгы тапкыр “Салават күпере” поездында йөри алачаклар. Кузгалып китү вакыты “Яшьләр” станциясеннән 10.00, 11.23, 14.15, 15.38. “Зөбәрҗәтле” станциясеннән 10.39, 12.02, 14.54, 16.17. Юл бәясе зурлар өчен 75 сум, 10 яшькәчә балаларга 50 сум, 5 яшькә кадәр балаларга юл бушлай.