2 нче сентябрьдә Казан тимер юл транспорты техникумында яңа уку елы башланды

2013 елның 3 сентябре, сишәмбе
      Техникум 1985 нче елдан бирле тимер юл инфраструктурасына кадралар әзерли. Ул тимерьюлчылар белән Горький тимер юлын гына түгел, күрше юлларны да тәэмин итә. 2013-2014 уку елында техникумда 600дән артык кеше укыячак, бу узган ел белән чагыштырганда 100 кешегә артыграк. Аларның 60 студенты максатлы юнәлеш буенча. Шулай ук абитуриентларның географиясе дә киңәйде: Приморски краеннан Татарстанга кадәр.
      “Тимерьюлчы профессиясе елдан-ел популярлаша бара, - диде техникум директоры Андрей Васин, - Безнең төп үзенчәлек булып 100% эшкә урнаштыру тора. 2014 нче елда “Тимер юл транспортында логистика” дигән яңа белгечлек кертү планлаштырыла. Шулай ук “Тимер юлның хәрәкәттәге составын техник эксплуатацияләү” белгечлеге бик популяр. Быел конкурс урынга 7,5 кеше тәшкил итте”.     
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International