Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәгендә Тойма-Алнаши участогын модернизацияләү буенча эшләр алып барыла

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе
      Тимер юлны модернизацияләү буенча эшләрнең үзенчәлеге булып гади ремонт кына түгел, ә тулысынча яңа тимер юл барлыкка китерү тора. Ул иң яңа технологияләр һәм заманча материаллар кулланып төзеләчәк.
      Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендәге Тойма-Алнаши участогын модернизацияләүдә 200 тирәсе белгеч катнаша һәм иң яхшы юл техникасы эшли.
      Эшләрне үзвакытлы тәмамлау өчен поездлар хәрәкәте бераз үзгәрәчәк. Пассажирлар йөртүче һәм йөк ташучы поездлар махсус график буенча йөриячәкләр.   
      Ремонт эшләрен сыйфатлы башкару тимер юлны эксплуатацияләү срогын сизелерлек итеп арттыра, юлда хәрәкәтнең уңайлык дәрәҗәсе һәм куркынычсызлыгы да арта. Шулай ук яңа юл авырлыгы һәм озынлыгы артыграк булган поездларны уздыру өчен нигез булып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International