4 нче сентябрьдә юл төзелешендә республика җитештергән нефть, химия продукциясен куллану буенча түгәрәк өстәл утырышы үтте
2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе
2013 нче елның 4 сентябрендә Казан шәһәренең “Казан ярминкәсе” ААҖендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында юллар төзелешендә республика җитештергән нефть, химия продукциясен куллану буенча түгәрәк өстәл утырышы үтте. Республика җитештергән нефть химиясе продукциясен юл төзелешендә куллануны киңәйтү максатыннан түгәрәк өстәл утырышы катнашучылары юл-төзелеш материалларын җитештергәндә сыйфатына һәм бәясенә игътибар итәргә кирәклеген билгеләп үттеләр.
Юл тармагында проектлар төзүче оешмаларга проект-смета документацияләренә Татарстан Республикасы җитештергән продукцияләрне кертү буенча нефть химиясе комплексы предприятиеләре белән эш алып барырга кирәклеге дә әйтеп үтелде.
Бүген кич Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Capital a компаниясе генераль директоры, AirAsia Group ка нигез салышучысы һәм киңәшчесе Тони Фернандес белән очрашты.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы-2026 кысаларында узды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.