Куйбышев магистрале мәктәп укучыларына юл билетларын 50% ташлама белән бирәчәк

2013 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

      2013 нче елның 1 сентябреннән 10 яшьтән өлкәнрәк булган мәктәп укучылары өчен ерак арага йөрүче поездларның уртак, плацкарт һәм утыру өчен урыннары булган вагоннарына 50% ташлама каралган.

      Юл билетларына ташлама уку урыныннан тиешле документны күрсәткән очракта биреләчәк.
     
Өстәмә мәгълүматны Куйбышев тимер юлы сайтының “Пассажирларга” бүлегендә һәм Бердәм мәгълүмати-белешмәләр үзәгендә 8 (800) 775-00-00 телефоны аша белергә була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International