ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Республикада августның 15 көнендә 283 юл-транспортһәлакате булган. Аларда 42 кеше һәлак булган һәм 334 зыян күргән.

17
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

Ел саен төбәк предприятиеләре кышкы эшләргә беренче тапкыр керешүче хезмәткәрләр өченпоезлар хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча махсус укыту оештыралар.

1 нче октябрьдән «Бегишево» аэропортыннан Дүшәнбегә (Таджикистан) регуляр очулар башлана.

23 нче сентябрьдә Казанда “Парник газлары чыгарылуны киметү максатыннан милли һәм халыкара массакүләм чаралар уздырган вакытта транспорт чишелешләрен уңайландыру” темасына халыкара конференция уздырылачак. Конференция “Россия шәһәрләрендә автомобиль транспортыннан парник газлары чыгарылуны кыскарту” проекты кысаларында оештырылган.

“Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе Горький тимер юлына кергән РФ 9 субъекты территориясендә, шул исәптән Татарстан Республикасында шәһәр яны поездларында пассажирлар йөртә. 2013 нче елның сигез ае нәтиҗәләре буенча “Содружество” компаниясе 8 595 672 пассажир йөрткән, шул исәптән 438 378 – төбәк ташламаларга ия булучылар һәм 641 887 студентлар һәм мәктәп укучылары.  

13
сентябрь, 2013 ел
җомга

Бүген Казанда “Бердәм халыкара транспорт-логистика системасы булыру һәм җәелдерү: перспективалар һәм чынбарлык”I халыкара транспорт-логистика форумы бара. РФ Транспорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте форумның оештыручылары булып торалар. Биредә 350дән артык бизнес вәкиле, Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән һәм 7 илдән килгән дәүләт структуралары вәкилләре катнаша.


12
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
“Усад-Столбище” авыллары арасындагы юл үткәргечендә асфальт-бетонның 3енче катламын җәю сәбәпле һәм объектны тапшыру өчен, 13-15 сентябрь көннәрендә әлеге юл үткәргече аша автомобиль транспортына хәрәкәт ябылачак.

11
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
13-14 сентябрь көннәрендә Казанда “Бердәм халыкара транспорт-логистика системасын төзү һәм үстерүнең перспективалары” дип аталган 1енче Халыкара транспорт-логистика форумы узачак.
Төзекләндерү эшләре бару сәбәпле “Әлмәт-Иске Шөгер” автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен31 нче октябрьгә кадәр вакытлыча ябылачак.

10
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

Тимер юл челтәрендә табигатьне саклау эшчәнлегенә зур игътибар бирелә, агымдагы елда ул “РТЮ” ААҖ президенты игълан иткән “Әйләнә-тирә мохитне саклау елы” химаясендә уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International