Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәгендә тимер юл түшәмәсенең хәлен тикшерү өчен георадар кулланыла

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе
      Тимер юлның җир түшәмәсе яхшы хәлдә булу поездлар хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче факторларның берсе булып тора. Шуңа күрә, җир түшәмәсен, шулай ук су тарата торган, ныгытучы һәм саклаучы корылмаларны яхшы хәлдә тоту өчен зур игътибарлылык кирәк.
     Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә гидрологик сәбәпләр аркасында аеруча игътибарга алырга кирәк булган юллар бар. Әлеге участокларны күзәтү өчен “ОКО-2” георадары кулланыла. Бу прибор белән белгечләр җир өслеген тирәнтен тикшерәләр. Әлеге методның өстенлеге булып, аның мобильлеге, бәрәкәтле булуы, кыр эшләрен тиз арада һәм нәтиҗәле башкару тора.      
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International