Казанда “Көнбатыш Европа-Көнбатыш Кытай” Халыкара автомобильләр ярышы

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе
      Җомга көнне 30 нчы августта Казанда Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Кузьмин “Көнбатыш Европа-Көнбатыш Кытай” Халыкара автомобильләр ярышында катнашучылар белән очрашты.
      Хөкүмәтара юлчылар советы оештырган автомобильләр ярышы 27 нче августта Брест шәһәрендә старт алды һәм БДБнең Белоруссия, Россия, Казахстан илләре территориясе аша узачак.
      Марафон, халыкара ташуларда административ киртәләр очрау, юл буендагы инфраструктура һәм юл хәле, таможня процедураларының килешеп эшләнү дәрәҗәсе буенча “Көнбатыш Европа-Көнбатыш Кытай”транспорт коридорына мониторинг уздыру максатыннан чыгып оештырылды. Автомобильләр ярышында катнашучылар шулай ук Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегендә автомобиль юлларны төзегәндә, аның белән файдаланганда хәрәкәт куркынычсызлыгы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә дә игътибар итәргә планлаштыралар.
      5500 км озынлыктагы автомобильләр ярышы Брест – Минск – Смоленск – Можайск – Т.Новогород – Казан – Оренбург – Актобе – Кызылорда – Туркестан – Шимкент – Тарарз – Алматы – Кытай Халык Республикасы чиге һәм Казахстан Республикасы (Хоргос шәһ.) аша узачак.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International