ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2014 ел
җомга
2014 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе финас министрлыгы карары нигезендә бюджет процессында ОКАТО коды урынына ОКТМО коды кулланылачак.
Федераль юлларда 95 берәмлек юл техникасы дежур тора, төбәк юлларында – 171.

9
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулы мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә була.

2
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Сочида XXII кышкы Олимпия уеннарында катнашучыларга һәм кунакларга Татарстан Республикасының “Буревестник” ҖЧҖ хезмәт күрсәтәчәк. Беренче 46 уңайлы автобус Сочига командировкага җибәрелде.

30
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Һәр елны яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Горький тимер юлында һәм, гомумән, “Россия тимер юллары” ААҖнең барлык тимер юл челтәрендә пассажирлар ташу процессы куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрелә.
2014 нче елның 1 гыйнварыннан Сочида Уеннар тәмамланганчы “Карлыгач” поездлары Казанда Демихово машина төзү заводы чыгарган яңа ЭД9Э электропоездлары белән алмаштырылачак. ЭД9Э составлары “Карлыгач” поездлары кебек кондиционерлар һәм заманча бәдрәф комплекслары белән җиһазландырылган.
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән ялларда 15 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булган һәм 26 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

27
декабрь, 2013 ел
җомга
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 7 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 2 кеше һәлак булган һәм 6 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Горький тимер юлында инфраструктура объектларын нормативларга туры китерү һәм үрнәк булырлык эстетик хәлгә кертү буенча эш 2007 елдан бирле бара. Тимер юл челтәрендә андый тәҗрибәнең аналогы юк.

26 декабрьдә Түбән Камада “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наилә Маганова рәислегендә “ТАНЕКО” ААҖ директорлар советы утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International