2013 елда Горький тимер юлының Казан төбәгендә 11 объект “эталонлылар” статусын алды

2013 елның 27 декабре, җомга
     Горький тимер юлында инфраструктура объектларын нормативларга туры китерү һәм үрнәк булырлык эстетик хәлгә кертү буенча эш 2007 елдан бирле бара. Тимер юл челтәрендә андый тәҗрибәнең аналогы юк.
     Мондый эшчәнлекнең төп максаты булып тимер юл полигонында  таянычлы, тоткарсыз эшләүне тәэмин итү һәм инфраструтруктура объектларының заманча магистраль сыйфатларына туры килерлек эстетик эчтәлеген булдыру тора.
     2013 елдаГорький тимер юлының Казан төбәгендә 11 объект “эталонлылар” статусын алды – станцияләр, аралыклар, участоклар, тимер юл аркылы чыгу урыннары, поездлар, уку үзәкләре.
     Хәзерге вакытта 2014 елга объектларны нормативларга туры китерү һәм эстетик хәлгә кертү буенча чаралар программасы формалаштырыла. Мондый объектларга Нуя, Алатырь, Сосновка, Шемордан станцияләре, Канаш, Юдино сортлау таулары, Вятские Поляны транспорт төене, Кизнер-Сосновка, Урмары-Юрлема аралыгы, Яшел Үзән-Волжск участогы, 94 км Чамзинка ст., 125 км Атяшево ст. тимер юл аркылы чыгу урыннары.            
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International