ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 нче елның 30-31 декабрендә Казанда 2014 елда Кышкы Олимпия уеннарының Олимпия уты эстафетасындакатнашучылар иминлеген тәэмин итү өчен кайбер урамнарда транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләмә кертеләчәк.  
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 8 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 1 кеше һәлак булган һәм 7 кеше төрле тән җәрәхәте алган. Биектау авылынының Б. Красная урамында 168 йорт каршында 91 нче маршрут буенча йөрүче (МУП ПАТП-2) Нефаз автобусы йөртүчесе җәяүлене бәрдергән. Җәяүле алган тән җәрәхәтләреннән үлгән.    
“Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясе, төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, 2014 елның 23 гыйнварында 6525/6526 нчы Янаул-Ижевск шәһәр яны поездының Сарапул-Ижевск участогында расписаниесе үзгәрүен хәбәр итә.
Төзекләндерү эшләре бару сәбәпле 2014 елның 15 гыйнварында ике шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрә.

25
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
«Казан» халыкара аэропорты коллективы кечкенә дусларын - Балалар республика клиник хастаханәсенең онкогематология бүлегендә дәваланучы балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.
2013 елның 30 декабреннән 6383 нче Казан - Йошкар-Ола һәм 6382 нче Йошкар-Ола – Казан шәһәр яны поездлары расписаниеләренә 92 нче чакрым т.п. кире кайтарыла.
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 18 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 3 кеше һәлак булган һәм 24 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
“Содружество” ААҖ бәйрәм көннәрендә кайбер шәһәр яны поездлары расписаниеләренә үзгәрешләр кертте.
2014 елның 1 гыйнварыннан Удмурт Республикасы территориясендә “Содружество” ААҖ тарафыннан гамәлгә ашырыла торган шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар йөртүгә яңа тарифлар билгеләнгән.

24
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
“Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе техник сәбәпләр аркасында 2013 елның 20 декабреннән транспорт карталарына барлык төр абонемент билетларын рәсмиләштерү туктатылуын хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International