Олимпия уеннары вакытында «Карлыгачларны» Казаннан Сочига җибәрәчәкләр

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе
      2014 нче елның 1 гыйнварыннан Сочида Уеннар тәмамланганчы “Карлыгач” поездлары Казанда Демихово машина төзү заводы чыгарган яңа ЭД9Э электропоездлары белән алмаштырылачак. ЭД9Э составлары “Карлыгач” поездлары кебек кондиционерлар һәм заманча бәдрәф комплекслары белән җиһазландырылган.
      Һәр поезд инвалидлар өчен махсус вагон һәм бәдрәф комплекслары белән тәэмин ителгән.
      Аэроэкспресслар хәрәкәте расписаниесе һәм юл бәясе элеккечә калачак. ЭД9Э поездларының “Карлыгач” составларыннан бердәнбер аермасы булып, Демихово заводы поездларында бизнес-класс утырту урыннары булмау тора. Шуңа күрә, “Бизнес-класс” тарифы вакытлыча тарифлар линиясеннән чыгарылачак.
      Аэроэкспресслар “Казан” тимер юл вокзалы – “Казан” аэропорты маршруты буенча 08.00-00.15 сәгатьтә йөриячәк, аэропорттан вокзалга кадәр кире якка рейслар 07.00-23.20 сәгатьтә башкарылачак.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International