30 нчы декабрьгә Татарстан Республикасында автомобиль юлларының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән ялларда 15 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булган һәм 26 кеше төрле тән җәрәхәте алган.       Казанда җәмәгать транспорты катнашында юл-транспорт һәлакате теркәлгән. 1139 нчы троллейбусның (“Метроэлектротранс” МУП) Ямашев проспектында 82 нче йорт каршында кинәт туктавы аркасында пассажир егылган. Аңа медицина ярдәме күрсәтелгән. 
   
      Узган тәүлектә автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
 
      Федераль юлларда 106 берәмлек юл техникасы дежур тора, төбәк юлларында – 136.
 
     Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада һава торышы: аязучан болытлы һава, төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән кар, кайбер районнарда томан, җил көньяк-көнбатыштан. Температура көндез +1 -4 гр., ТР көнчыгыш районнарында -7 гр. кадәр. Юлларда бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International