Горький тимер юлында куркынычсызлык чаралары көчәйтелгән

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе
      Һәр елны яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Горький тимер юлында һәм, гомумән, “Россия тимер юллары” ААҖнең барлык тимер юл челтәрендә пассажирлар ташу процессы куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрелә.
      Пассажирларга хезмәт күрсәтүгә катнашы булган барлык структура бүлекчәләре югары дәрәҗәдә әзер. Транспорт инфраструктурасының барлык объектларында өстәмә инструктаж үткәрелгән.
      Моннан тыш, металл детекторлар һәм тикшерү комплекслары сыйфат буенча өстәмә тикшерү узды. Тимер юл транспорты хезмәткәрләренә чираттагы тапкыр штаттан тыш хәл булган очракта эш итү тәртибе аңлатылды. Волгоградта теракт булу сәбәпле, Горький тимер юлы куркынычсызлык чараларын көчәйтте.
      Кизү сменалар, җәмәгатьчелек тәртибен саклауга җаваплы структуралар югары дәрәҗәдә әзерлек стадиясендә. Вокзал комплексы эшен оештыруны тәэмин итүче хезмәтләр вәкилләреннән дә игътибарлы булу сорала.
      Шикле һәм хуҗасыз әйберләрне ачыклау максатыннан, шулай ук штаттан тыш вәзгыятьләр һәм терактларны кисәтү максатыннан чаралар үткәрелә.
      Пассажирлар да тикшерү уза, шул сәбәпле, “Россия тимер юллары” ААҖ гражданнарга вокзалга алданрак килергә киңәш итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International