Директорлар советы 2013 елның ноябрендә производство планын үтәү мәсьәләсен карады. Әлеге чорда предприятие белән 710 458 тонна нефть чималы эшкәртелгән, 740 944 тонна нефть продуктлары төяп озатылган. Эшкәртү тирәнлеге 73,63 процент, ачык төстәге нефть продуктларын сайлап алу – 48,66 процент тәшкил иткән.
12 майдан 17 майга кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисадый форумын үткәрү чорында Горький тимер юлының шәһәр яны электропоездларыннан 15 873 пассажир файдаланган.