27 нче декабрьгә Татарстан Республикасында автомобиль юлларының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2013 елның 27 декабре, җомга
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 7 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 2 кеше һәлак булган һәм 6 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
 
      Узган тәүлектә автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
 
      Федераль юлларда 105 берәмлек юл техникасы дежур тора, төбәк юлларында – 139.
 
      Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада һава торышы: аяз, җил көньяк-көнбатыштан, юлларда бозлавык. Температура көндез -2 -4 гр., төнлә -4 -6 гр.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International