Олимпия уеннарында хезмәт күрсәтү өчен Казаннан Сочига беренче автобуслар китте

2014 елның 2 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Сочида XXII кышкы Олимпия уеннарында катнашучыларга һәм кунакларга Татарстан Республикасының “Буревестник” ҖЧҖ хезмәт күрсәтәчәк. Беренче 46 уңайлы автобус Сочига командировкага җибәрелде.
Барлыгы XXII кышкы Олимпия уеннары башкаласына 280 автобус җибәреләчәк, шул исәптән 154 «Hyundai». Әлеге автобуслар Казанда үткән җәйге Универсиада вакытында хезмәт күрсәттеләр. Шулай ук Сочида Татарстаннан 560 машина йөртүче эшләячәк.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International