10 нчы гыйнварга Татарстан Республикасында автомобиль юлларының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 10 гыйнвары, җомга
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 11 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 13 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Казанда җәмәгать транспорты катнашында юл-транспорт һәлакате теркәлгән: К.Маркс урамында 47/2 нче йорт каршында Ниссан автомобиле йөртүчесе троллейбуска бәрелгән. ЮТҺ нәтиҗәсендә троллейбус пассажиры зыян күргән, аңа медицина ярдәме күрсәтелгән. 
      Узган тәүлектә автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
      Федераль юлларда 95 берәмлек юл техникасы дежур тора, төбәк юлларында – 171.
      Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада һава торышы: күп кенә районнарда кар һәм юеш кар ява, урыны белән яңгыр, кайбер районнарда томан. Җил көньяк-көнбатыштан салмак. Температура көндез -2 - +2 гр. Юлларда бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International