15 гыйнвардан кайбер шәһәр яны поездларының расписаниеләре үзгәрә

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе
          2014 елның 15 гыйнварыннан шәһәр яны поездлары расписаниесенә үзгәрешләр кертелә.
          Түбәндәге поездлар расписаниедән чыгарыла: 6375 нче Казан-Буа, 6376 нчы Буа-Казан, 6342 нче Васильево-Казан, 6348 нче Васильево-Казан, 6436 нчы Казан-Арча, 6409 нчы Арча-Казан.    
          Шулай ук 15 гыйнвардан кайбер поездларның йөрү ешлыгы үзгәрәчәк.
6001 нче Казан-Свияжск поезды җомга, шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәренә билгеләнә, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр расписаниедән чыгарыла.  
6476 нчы Свияжск-Арча поезды җомга, шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәренә билгеләнә, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр расписаниедән чыгарыла.
6437 нче Арча-Казан поезды җомга, шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәренә билгеләнә, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр расписаниедән чыгарыла.
6311 нче Казан-Свияжск поезды якшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр билгеләнә, җомга һәм шимбә көннәрендә расписаниедән чыгарыла.    
6350 нче Свияжск-Казан поезды дүшәмбедән җомгага кадәр билгеләнә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә расписаниедән чыгарыла.  
6472 нче Васильево-Бирюли поезды дүшәмбедән җомгага кадәр билгеләнә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә расписаниедән чыгарыла.   
6471 нче Бирюли-Васильево поезды дүшәмбедән җомгага кадәр билгеләнә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә расписаниедән чыгарыла.     
6306 нчы Васильево-Казан поезды дүшәмбедән җомгага кадәр билгеләнә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә расписаниедән чыгарыла.      
6365 нче Казан-Албаба поезды дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр билгеләнә, җомгадан якшәмбегә кадәр расписаниедән чыгарыла.  
6366 нчы Албаба-Казан поезды дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр билгеләнә, җомгадан якшәмбегә кадәр расписаниедән чыгарыла.   
6321 нче Казан-Паратск поезды дүшәмбедән җомгага кадәр билгеләнә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә расписаниедән чыгарыла.      
 6324 нче Паратск–Казан поезды дүшәмбедән җомгага кадәр билгеләнә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә расписаниедән чыгарыла.      
 6323 нче Казан-Паратск поезды дүшәмбедән җомгага кадәр билгеләнә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә расписаниедән чыгарыла.      
 6326 нчы Паратск-Казан поезды дүшәмбедән җомгага кадәр билгеләнә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә расписаниедән чыгарыла.      
6325 нче Казан-Паратск поезды дүшәмбедән җомгага кадәр билгеләнә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә расписаниедән чыгарыла.      
 6480 нче Паратск-Бирюли поезды дүшәмбедән җомгага кадәр билгеләнә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә расписаниедән чыгарыла.      
 6481 нче Бирюли-Васильево поезды дүшәмбедән җомгага кадәр билгеләнә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә расписаниедән чыгарыла.       
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулы мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International