Таксистларга рөхсәт язуын алырга дәүләт салымы түләү өчен кодлар үзгәрде

2014 елның 10 гыйнвары, җомга
      2014 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе финас министрлыгы карары нигезендә бюджет процессында ОКАТО коды урынына ОКТМО коды кулланылачак.
      Татарстан территориясендә җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу эшчәнлеген тормышка ашыруга рөхсәт язуын алу өчен дәүләт салымы түләгәндәтүләү документында ОКАТО 92401000000 коды урынына ОКТМО 92701000 кодын күрсәтергә кирәк.
      Яңартылган реквизитлар һәм квитанция формасы ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы рәсми сайтының “Таксомоторлы ташу” бүлегендә, һәм шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында күрсәтелгән: https://uslugi.tatar.ru/taxi_license/application.
Исегезгә төшерәбез, рөхсәт язуы бирү (яңадан теркәү) бәясе 400 сум,  дубликат 200 сум тәшкил итә.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International