2022 елның 3 маеннан «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан - Петрозаводск маршруты буенча турыдан-туры рейсларын яңарта. Самолетлар атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм җомга көннәрендә очачак.
- Сишәмбе көннәрендә Казаннан самолет 13:50 сәгатьтә күтәрелә , Карелиягә 16:20 сәг. килеп төшә. Самолет Петрозаводск шәһәреннән 17:10 сәг. күтәрелә, Казан аэропортына 19:35 сәг. төшәчәк.
- Җомга көнне Казаннан самолет 12:00 сәгатьтә күтәрелә, Карелиягә 14:20 сәгатьтә төшәчәк. Петрозаводск аэропортыннан самолет 15:20 сәгатьтә күтәрелә, Казан шәһәренә 17:50 сәгатьтә килеп төшә. Аэропортларда җирле вакыт күрсәтелгән.
Маршрутта 50 пассажир сыйдырышлы Бомбардье CRJ-200 Канада авиалайнерлары хезмәт күрсәтә. Казаннан Петрозаводск шәһәренә турыдан-туры рейслар 2022 елның сентябрь ахырына кадәр гамәлдә калачак.
Тулырак мәгълүмат: https://uvtaero.ru/. сайтында.