Бүген Городец Губерна колледждында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) X Милли чемпионатының «Су транспорты судноларын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча ярышлар башланды.
Ярышларда Татарстан Республикасыннан Советлар Союзы Герое М.П. Девятаев исемендәге диңгез һәм елга флоты институты укучылары - «Идел буе дәүләт су транспорты университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең Казан филиалының 3 курс студентлары Владимир Гадалин һәм Данил Сазонов катнаша.
Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Марат Хисаметдинов та бар.
20 апрель көнне шулай ук «Йөк ташуны оештыру» компетенциясе буенча да ярышлар узачак. Конкурсның әлеге компетенциясендә республикадан «А.П.Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы»ның 4 курс студенты Михаил Гыйззәтуллин катнашачак.
Студентларга уңышлар һәм җиңү телибез!