Татарстанда илкүләм юл проекты кысаларында юлларны төзекләндерү эшләрендә үзебезнең материалларны һәм технологияләрне куллану планлаштырыла

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Агымдагы елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектының 42 объектында төзекләндерү эшләрендә «РОСДОРНИИ» ФАУ реестрына кертелгән яңа технологияләр һәм материалларны куллану планлаштырыла. Шул исәптән  Казан агломерациясенең 16 объекты,  Чаллы агломерациясенең 7 объекты, Түбән Кама агломерациясенең 3 объекты һәм 16 региональ челтәрдә 16 объект бар.

Мәсәлән, Идел буе районының Салмачи торак массивында Үзәк урамын ремонтлаганда дәүләт стандартларына туры килгән Р 58406.1-2020 ЩМА-16 вак таш-мастик асфальт-бетонын, ә Түбән Камада Химиклар проспектын капиталь төзекләндерү вакытында асфальт-бетон катнашмасын куллану планлаштырыла.

Сыйфатны контрольдә тоту Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты белгечләренә йөкләнгән, югары уку базасында «Roads/Дороги» заманча фәнни-мәгариф үзәк булдырылды.

Белешмә: 2022 елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проектының «Юл челтәре» региональ проекты кысаларында гомуми файдаланудагы региональ һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында 91,3 чакрым озынлыктагы юлны ремонтлау планлаштырыла, шул исәптән:

- региональ әһәмияттәге 31,5 чакрым юл;

- Казан агломерациясе - 33,8 чакрым юл;

- Чаллы агломерациясе - 22,9 чакрым юл;

- Түбән Кама агломерациясе - 3,14 чакрым юл.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International