Төркиянең E-Mak компаниясе вәкилләре Алабуга автомобиль заводында булдылар

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Бүген Төркиянең E-Mak компаниясе директорлар советы әгъзасы Али Байындыр җитәкчелегендәге делегация вәкилләре Алабуга автомобиль заводында булдылар. Чарада Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «Алабуга автомобиль заводы җитештерү берләшмәсе» АҖ генераль директоры Камил Галимов һәм башкалар катнашты.

Очрашуда Төркия делегациясе Алабуга автомобиль заводының җитештерү эшчәнлеге белән танышты. Аралашу актлар залында дәвам итте, анда сүз автомобильләргә комплектлаучы детальләрне локальләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә шулай ук юллар төзелешендә кулланыла торган техника турында да сүз барды. Якында Төркия делегациясе вәкилләре киләчәктә хезмәттәшлек итү максаты белән республиканың җитештерү оешмалары белән танышачак.

Март аенда Рөстәм Миңнеханов Төркиянең машина төзүчеләр Ассоциациясе идарәсе рәисе, E-Mak компаниясе идарәсе рәисе Сәлим Әмрә Ганҗәр белән очрашкан иде, алар уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International