Казанда илкүләм юл проекты буенча Салмачи бистәсендә Үзәк урам төзекләндереләчәк

2022 елның 15 апреле, җомга

“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында агымдагы елда Идел буе районында урнашкан Салмачи бистәсендәге 3,5 чакрым озынлыктагы Үзәк урамга ремонт ясалачак. Шуның 2 чакрым автомобиль юлын өстәмә рәвештә 8 метрга кадәр (бүгенге көндә 6 метр тәшкил итә) киңәйтү эшләре башкарылачак. Финанслауның гомуми күләме төбәк бюджетыннан 300 млн сум тәшкил итә.

Биредә яңа ГОСТ нигезендә күләмле проектлау технологиясе буенча исәпләнгән чыдамлы тыгыз асфальт-бетон катламы түшәләчәк. Шулай ук 14 автобус тукталышы, чакыру җайланмасы белән җиһазландырылган 2 светофор һәм 3,5 чакрым озынлыкта җәяүлеләр өчен тротуар төзеләчәк. Әлеге чаралар автомобиль юлларының транспорт-эксплуатация торышын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Барлыгы исә Казан шәһәре агломерациясендә 2022 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 33,9 чакрымнан артык юлны ремонтлау планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International