2022 елның 13-14 апрелендә Чиләбе шәһәрендә «Автомобиль юлларын төзекләндерү һәм карап тотуның яңа прогрессив технологияләре» дип исемләнгән ел саен уза торган конференциясе оештырылды. Әлеге чара РФ Транспорт министрлыгы, Федераль юл агентлыгы, Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте ярдәме белән узды. Конференциядә “РАДОР” Ассоциациясе генераль директоры Игорь Старыгин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Гарин, РФ Транспорт министрлыгының юл хуҗалыгы өлкәсендә дәүләт сәясәте Департаменты директоры Андрей Шилов, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Костюченко һәм башкалар катнашты. Татарстаннан чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының автомобиль юллары идарәсе башлыгы Олег Казеннов катнашты.
Конференциядә катнашучылар юл эшләренең сыйфатын тәэмин итү, юл хуҗалыгын үстерү инициативаларын закон ягыннан тәэмин итү, юл катламнарының хезмәт итү срокларын арттыру һәм 2030 елга кадәр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм милли проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Искәртеп узабыз, Татарстанда юл илкүләм проекты кысаларында төбәк әһәмиятендәге 90 чакрымнан артык автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Юл-ремонт эшләрен башкару өчен агымдагы елда 150 асфальт җәюче транспорт, 500 шугалак, 50 фрез һәм 45 асфальт-бетон заводы җәлеп ителде. Әлеге чараларга республика бюджетыннан 4 328,9 млн сум акча бүлеп бирелгән.