Татарстан төбәк юлларында чокырларны ямау буенча ремонт эшләре башланды

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Республика төбәк юлларында чокырларны ремонтлау эшләре башланды. Бу арада кайнар асфальт-бетон катнашмаларын чыгаручы 20 асфальт-бетон заводы эшкә кереште. Мондый заводлар Әгерҗе, Азнакай, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Менделеевск, Норлат, Тукай, Чирмешән, Чистай районнарында эшли башлады.

Гомуми файдаланудагы төбәк әһәмиятендәге юлларны ремонтлау өчен барлыгы 40 асфальт-бетон заводы бар, бүгенгә көндә алар барысы да эшчәнлек алып барыр өчен 100% әзер.

"4 апрельдән язгы эш чоры башланды, ул чокырларны ямау буенча ремонт эшләрен һәм авария хәлендәге чокырларны төзекләндерүне үз эченә ала. Төбәк юлларында чокырларны ямау буенча ремонт эшләрен башкару өчен 470 кеше һәм 235 берәмлек техника җәлеп ителгән. Төбәк юлларына ямаулы ремонтның гомуми ихтыяҗы якынча 300 мең кв.метр тәшкил итә ", - дип хәбәр итте "Главтатдортранс" дәүләт казна учреждениесенең эксплуатацияләү буенча директор урынбасары - автомобиль юлларын һәм күпер корылмаларын ремонтлау һәм карап тоту идарәсе башлыгы Зөлфәт Ханмурзин.

“Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесенең оператив идарәсендә төбәк әһәмиятендәге гомуми кулланылышта 13 556,97 чакрым юл урнашкан, шуларның 13 000,66 чакрымы каты катламлы юллар һәм 553, 311 чакрымы балчык юллар.

Хәзерге вакытта чокырларны ямау буенча ремонт эшләренең 10% башкарылган, бу якынча 32 мең кв.м. тәшкил итә.  "Юл салу, куллану материалларын, асфальт-бетон катнашмаларын сайлау, эшнең сыйфаты дәүләт стандартлары (ГОСТ) таләпләренә туры китереп башкарыла", - дип сөйләде Ханмурзин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International