Рөстәм Миңнеханов «Белавтодор» АҖ генераль директоры Юрий Масюк белән очрашты

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Белавтодор» холдингының идарәче компаниясе акционерлык җәмгыяте генераль директоры Юрий Масюк белән очрашты

 Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, бу хакта ТР Президентының рәсми сайтында хәбәр ителә. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

Җитәкчеләр уртак проектларны гамәлгә ашыру, юл төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Кичә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында «Белавтодор» холдингының идарәче компаниясе акционерлык җәмгыяте генераль директоры Юрий Масюк катнашында Шәле (М-7) - Баулы (М-5) автомобиль юлын төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Шулай ук 2021елның сентябрендә «Белавтодор» акционерлык җәмгыяте белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифовның Беларусь Республикасына эш сәфәре вакытында каралган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International