Министр урынбасары Артем Чукин "Бердәм Россия" төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итүдә катнашты

2022 елның 15 апреле, җомга

«Бердәм Россия» төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин «Бакчачылык җәмгыятьләре инфраструктурасын үстерү» темасы буенча чыгыш ясады.

Татарстанда быел 300 млн. сумга коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренә керүче юлларны ремонтлаячаклар. «Бакчачылык җәмгыятьләренә керү юлларын 300 млн сум күләмендә ел саен финанслау күздә тотыла. Быел бакчачылык ширкәтләренең гомуми озынлыгы 16,4 чакрым булган 14 юл исемлеккә кертелде, бу тагын 22 бакчачылык ширкәтен тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләп үтте Артем Чукин.

Бакчачылык ширкәтләренә илтүче юлларда төзекләндерү эшләре Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Менделеев, Минзәлә, Питрәч һәм Чистай районнарында, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә башкарылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International