17 июльдән 28 июльгә кадәр кайбер шәһәрара поездларның расписаниесе үзгәрә. Бу Васильево-Юдино участогында ремонт эшләре бару белән бәйле.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында км 0,7 - км 3,3 км участогында Кудаш - Кама -Исмәгыйль автомобиль юлы ремонтлана. Участокның озынлыгы 2,6 чакрым тәшкил итә. Финанслау суммасы 51 млн сумнан артык, акчалар төбәк бюджетыннан бүлеп бирелгән.
17 июльдән техник сәбәпләр аркасында № 6749 шәһәрара поезды расписаниесе үзгәрәчәк.Уул дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр Казан - Борындык маршруты буенча, Каратун станциясенә кадәр поездның гамәлдәге расписаниесе буенча хәрәкәт итәчәк, аннары үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Борындык станциясенә килү вакыты 17.35 сәг. (3 минутка иртәрәк булачак).
Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашында СММЛЦ объектларын файдалануга тапшыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
2023 елның 6 аенда Горький тимер юлында хәрәкәт итүче ике катлы поездларда 849 мең пассажир саны теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14 процентка артыграк.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Әгерҗе шәһәрендә Крестьянская урамындагы күпергә капиталь ремонт ясала. Күпернең озынлыгы 16 м дан артык. Әлеге чарага Татарстан Республикасы бюджетыннан - 5 млн сум, Россия Федерациясе бюджетыннан - 21 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Габдулла Тукай исемендәге "Казан" аэропортының төп партнёры - Nordwind авиакомпаниясе очу программасын киңәйтүне дәвам итә. Җәйге навигациядә расписаниене Казан - Мурманск һәм Мурманск - Казан турыдан-туры даими рейсы белән тулыландырган иде.
Советлар Союзы Герое М.П. Девятаев исемендәге диңгез һәм елга флоты институты курсантлары (Идел буе су транспорты дәүләт академиясенең Казан филиалы) “Су транспорты судноларын эксплуатацияләү” компетенциясе буенча чемпионатның регионара этабында җиңүче булдылар.
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында «Карабаш - Актүбә» - Микулино - «Лениногорск - Азнакай» автомобиль юллары ремонтлана, бу юл км 4,1 - км 5,3 һәм км 8,0 - км 8,9 аралыкларын тәшкил итә.
Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 10 июльдән Яр Чаллы станциясендә, Ижау - Түбән Кама маршруты буенча йөрүче 6755/6756 номерлы поездлар өчен туктап тору вакыты арттырылды.