Советлар Союзы Герое М.П. Девятаев исемендәге диңгез һәм елга флоты институты курсантлары (Идел буе су транспорты дәүләт академиясенең Казан филиалы) “Су транспорты судноларын эксплуатацияләү” компетенциясе буенча чемпионатның регионара этабында җиңүче булдылар.
Әлеге компетенция буенча чемпионатның сайлап алу (төбәкара) этабы 3-7 июльдә Төмән транспорт технологияләре һәм сервис көллияте базасында узды. Регионара этапта Казан, Төмән, Санкт-Петербург, Новосибирск, Томск, Владивостоктан һәм Түбән Новгород шәһәрләреннән килгән 7 команда катнашты. Һәр командадан үзенең уку йортында "Судно йөртү" белгечлеге буенча белем алучы ике курсант катнашты. Идел буе су транспорты дәүләт академиясенең Казан филиалы командасы абруен курсант Данил Сазонов һәм курсант Владимир Гадалин яклады.
Ярышның беренче көнендә гомуми җыелыш узды, анда катнашучыларга экспертлар һәм эксперт төркемнәре җитәкчеләрен тәкъдим иттеләр, ә командалар арасында ярышу өчен мәйданчыклар бүленде: диңгез судноларын йөртү, эчке су юлларында судно йөртү, судно энергетика җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү, судно җиһазларын ремонтлау, судноларны куллану таләпләре һәм зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү, такелажлы эшләр конкурс биремнәре буенча көч сынаштылар. Ярыш йомгаклары буенча һөнәри осталык чемпионатының сайлап алу (төбәкара) этабында беренче урынны Татарстан Республикасы командасы яулады. Икенче урында - Төмән өлкәсе командасы, өченче урындв - Новосибирск командасы.
Ярышлар тәмамланганнан соң, тренажер үзәге мәйданчыгында түгәрәк өстәл узды, анда экспертлар «Суднода тормыш иминлеге» компетенциясе буенча киләчәктә үсеш перспективалары һәм юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Балаларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!