6755/6756 номерлы шәһәрара поездының Чаллы станциясендә туктап тору вакыты арттырылды

2023 елның 7 июле, җомга

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 10 июльдән Яр Чаллы станциясендә, Ижау - Түбән Кама маршруты буенча йөрүче 6755/6756 номерлы поездлар өчен туктап тору вакыты арттырылды.

Поезд Яр Чаллы станциясендә дүрт минут торачак, бу пассажирларны утырту һәм төшерү өчен уңайлырак булачак.

Килү һәм кузгалып китү вакыты элеккечә калачак. Кайбер арадаш станцияләрдә һәм тукталыш урыннарында ике минутка кадәр үзгәреш булу мөмкин.

Шәһәрара поездларның графигында барлык үзгәрешләр турында тулы мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча, "РЖД Пассажирам" мобиль кушымтасында, "Содружество" ППК Пригородная компания сайтында табарга була: https://sodruzhestvoppk.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International