Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында милли проект буенча юл эшләре башкарыла

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында «Карабаш - Актүбә»  - Микулино - «Лениногорск - Азнакай» автомобиль юллары ремонтлана, бу юл км 4,1 - км 5,3 һәм км 8,0 - км 8,9 аралыкларын тәшкил итә. Төзекләндерү эшләре «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында уздырыла. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 1,5 км тәшкил итәчәк. Чараны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 25 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Объектта проект буенча гамәлдәге асфальт-бетон өслекне фрезерлау, А11Нн асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләү катламын салу һәм ЩМА-11 вак таштан асфальт-бетон өслекнең өске катламын салу каралган. Шулай ук юл кырыйларын 4370 кв.м мәйданны вак таш белән ныгыту эшләрен башкарасы бар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында 2024 ел ахырына кадәр норматив таләпләргә туры килә торган региональ әһәмияттәге автомобиль юллары өлешен 52 % кадәр арттыру бурычы тора. Агымдагы ел йомгаклары буенча әлеге күрсәткеч 51,05% тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International