«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Әгерҗе шәһәрендә Крестьянская урамындагы күпергә капиталь ремонт ясала. Күпернең озынлыгы 16 м дан артык. Әлеге чарага Татарстан Республикасы бюджетыннан - 5 млн сум, Россия Федерациясе бюджетыннан - 21 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Объектта элемтә челтәрләрен яңадан урнаштыру, барлык конструктив катламнарны ясау, күпер өслеген салу эшләрен башкару каралган. Шулай ук конус, ныгыту корылмаларын, күпергә менү юлын формалаштыру буенча чаралар да гамәлгә ашырылачак.
Хәзерге вакытта юл хезмәтләре тарафыннан күпер конструкцияләрен, тимер-бетон һәм габион корылмалардан терәк стеналарын урнаштыру, күпернең өемнәре белән тоташтыру эшләре башкарылган.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның ахырына кадәр Татарстан Республикасында милли проект күрсәткечләре нигезендә 3,6 мең күперне норматив хәлгә китерергә кирәк.