Казаннан Мурманскка яңа авиарейс ачыла

2023 елның 11 июле, сишәмбе

Габдулла Тукай исемендәге "Казан" аэропортының төп партнёры - Nordwind авиакомпаниясе очу программасын киңәйтүне дәвам итә. Җәйге навигациядә расписаниене Казан - Мурманск һәм Мурманск - Казан турыдан-туры даими рейсы белән тулыландырган иде.

Турыдан-туры авиарейслар 26 июльдән уңайлыклары булган 189 пассажир сыешлы Боинг 737-800 һава судносында график буенча башкарылачак:

- Казан - Мурманск 23:30-02:25  чәршәмбе көннәрендә.

- Мурманск - Казан 08:55-11:55  пәнҗешәмбе көннәрендә очачак.

Очуның озынлыгы 3 сәгатькә якын тәшкил итәчәк. Мурманск өлкәсендә вакыт Мәскәү белән тәңгәл килә.

Авиабилетларны «Казан» аэропорты сайтында сатып алырга мөмкин, расписание һәм бронь ясау өчен сайтка сылтама: https://sales.kazan.aero/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International