17 июльдән 28 июльгә кадәр кайбер шәһәрара поездларның расписаниесе үзгәрә. Бу Васильево-Юдино участогында ремонт эшләре бару белән бәйле.
Казан белән Аэропорт, Канаш станцияләре арасындагы йөрүче шәһәрара поездларның хәрәкәт итү графигы ике юнәлештә дә үзгәрәчәк. Шулай ук хәрәкәт итү расписаниесе Свияжск - Казан, Волжск - Казан, Казан - Паратск һәм Краснозаринск - Коркачык поездларында да үзгәртеләчәк.
Пассажирларның аңлаешлы булуларын һәм расписание белән танышуларын сорыйбыз.
Шәһәрара поездларның расписаниесе һәм барлык үзгәрешләр буенча җентекле мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны аша, "РЖД Пассажирам" мобиль кушымтасында, "Содружество" ППК Пригородная компания сайтында алырга мөмкин.