Казан - Борындык һәм Казан - Ульяновск шәһәрара поездлары расписаниесе үзгәрә

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

17 июльдән техник сәбәпләр аркасында № 6749 шәһәрара поезды расписаниесе үзгәрәчәк.Уул дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр Казан - Борындык маршруты буенча, Каратун станциясенә кадәр поездның гамәлдәге расписаниесе буенча хәрәкәт итәчәк, аннары үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Борындык станциясенә килү вакыты 17.35 сәг. (3 минутка иртәрәк булачак).

Шулай ук, Казан - Ульяновск  6751/6753 поезды җомга һәм якшәмбе көннәрендә Каратун станциясенә кадәр гамәлдәге расписание буенча барачак. Алга таба үзгәрешләр Цильна станциясенә кадәр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Цильна станциясеннән поезд яңа расписание буенча барачак.

Шәһәрара поездларның расписаниесе һәм барлык үзгәрешләр буенча тулы мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны аша, "РЖД Пассажирам" мобиль кушымтасында, "Содружество" ППК Пригородная компания сайтында - https://sodruzhestvoppk.ru танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International