Әлмәт районында милли проект буенча Кудаш - Кама - Исмәгыйль автомобиль юлы ремонтлана

2023 елның 14 июле, җомга

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында км  0,7 - км 3,3 км участогында Кудаш - Кама -Исмәгыйль автомобиль юлы ремонтлана. Участокның озынлыгы 2,6 чакрым тәшкил итә. Финанслау суммасы 51 млн сумнан артык, акчалар төбәк бюджетыннан бүлеп бирелгән.

Объектта гамәлдәге асфальт-бетон өслекне фрезерлау, А11Нн асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләү катламын салу, 15600 кв.м мәйданда ЩМА-11 вак таштан өслек салу һәм 5200 кв.м мәйданда асфальтка вак таш түшәү каралган.

Хәзерге вакытта юл хезмәтләре тарафыннан җир эшләре башкарылган, өслекнең югары катламын урнаштыру һәм юл кырыйларын тулы күләмдә ныгыту чаралары башкарылган.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында 2024 ел ахырына кадәр норматив таләпләргә туры килә торган региональ әһәмияттәге автомобиль юллары өлешен 52 %ка кадәр арттыру бурычы тора. Агымдагы ел йомгаклары буенча әлеге күрсәткеч 51,05% тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International