Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгында Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге объектларын файдалануга кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашында СММЛЦ объектларын файдалануга тапшыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Чарада видеоконференцэлемтә режимында «Ространсмодернизация» ФКУ генераль директоры урынбасары Владимир Лукьянов, «Альянс» ИК» ҖЧҖ эксплуатация буенча директоры Михаил Рождаев, «Жилдорстрой» ҖЧҖ директоры Сергей Недвигин, «Ядран-Строй» ҖЧҖ генераль директор урынбасары Александр Пархоменко, онлайн режимында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Киңәшмәдә Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәгенең тимер юл хуҗалыгы объектларын норматив хәлгә китерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, Тимер юл транспорты федераль агентлыгы кисәтүләрен төзәтү буенча төрле вариантлар тәкъдим ителде. Объектта өстәмә киңәшмә үткәрү турында карар кабул кылынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International