ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Россия Федерациясе территориясендә “Европа-Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт маршрутын формалаштыру проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 28 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 71 очрагы, 64 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 462 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Казан аэропортыннан 91 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер һәм 18 халыкара рейслар. 4088 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3677 кеше килгән.
Лаеш районында “Лаеш шәһәренә керү юлы” автомобиль юлының 7,8 км озынлыктагы участогын транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябу 15 нче июльгә кадәр озайтыла.
Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр “ИнноКам” инновацион-җитештерү үзәге булдыруга багышланган брифинг узды. Аның эшендә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин катнашты.
Канаш-Траки аралыгындагы тимер юлны капиталь ремонтлау сәбәпле №6502 нче номерлы Канаш-Чабаксар поезды 29 июньдә, 1, 5, 7, 13, 15, 19, 22 июльдә җәдвәлдән чыгарыла.
Шинников проспекты буенча 44, 46 һәм 56 нчы номерлы йортлар янындагы ишегалларында капиталь ремонт эшләре тәмамланган. Капиталь ремонт кысаларында биредә подъезд янындагы мәйданчыклар һәм тротуарлар, 110 694 кв.м мәйданда машиналар йөри торган өлеш, шулай ук 75 яңа парковка урыннары төзелгән.
Казан аэропортының вокзал яны мәйданында 1А терминалы янында (аэровокзал бинасыннан чыгу урыны янында) зарядка станциясе булдырылды.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 88 очрагы теркәлгән.
2015 елның 28 нче декабрендә яңа “Восточный” автовокзалы эшли башлады. Ул “Казан” агросәнәгать паркыннан ерак түгел Аграр урамы буенча 8 нче йортта урнашкан.