Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 42 очрагы теркәлгән.
4 нче июльгә Ижау-Чур-Ижау юнәлеше буенча 6452 һәм 6451 нче шәһәр яны поездлары билгеләнгән.
Горький тимер юлы гражданнарның тимер юлларда травма алу очракларын кисәтү буенча айлык уздыра. Айлык кысаларында тимерюлчылар һәм транспорт полициясе хезмәткәрләре станцияләрдә һәм тимер юл полотносы буендагы участокларда даими рәвештә рейдлар оештыралар.
Казан аэропортыннан 75 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер һәм 13 халыкара рейслар. 3778 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2985 кеше килгән.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 20 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 56 очрагы, 82 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 557 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
1 нче июльдән 6351 нче номерлы Казан-Канаш шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрәчәк. Яшел Үзән-Зөя аралыгында Идел, 753 нче км платформаларында тукталыш кертелә, шулай ук Адмиралтейство бистәсе платформасында пассажирлар булмау сәбәпле тукталыш ясалмаячак.
Саба муниципаль районында 1 нче июльдән алып 1 нче сентябрьгә кадәр Байлар Сабасы - Тимершык - Югары Симет - Алан автомобиль юлының 3,5 нче чакрымыннан алып 6,37 нче чакрымына кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 56 очрагы теркәлгән.
4-8 июльдә “Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясе Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Минем гаиләм” дип аталган акция уздыра.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 23 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 71 очрагы, 103 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 523 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.