Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 88 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер һәм 13 халыкара рейслар. 3309 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3402 кеше килгән.
27 нче июньдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, яңгыр, кайбер районнарда яшен, җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба күчә. Температура: +20 - +25 гр.