Үткән тәүлектә республикада 19 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 25 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 28 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 71 очрагы, 64 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 462 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Июньнең 27 көне эчендә республикада 376 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 53 кеше һәлак булган һәм 446 кеше төрле тән җәрәхәте алган.