Түбән Кама өчен ишегаллары эчендәге территорияләрне ремонтлау буенча масштаблы программа башланды. Бу Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән мөмкин булды - Түбән Камага якынча ярты миллиард сум бүлеп бирелде. Агымдагы елда Түбән Камада 100 дән артык ишегалды территорияләре капиталь ремонтланачак. Хәзерге вакытта 50 ишегалдында ремонт бара.
Шинников проспекты буенча 44, 46 һәм 56 нчы номерлы йортлар янындагы ишегалларында капиталь ремонт эшләре тәмамланган. Сүз уңаеннан, Шинников урамындагы 44 нче йорт Түбән Камада иң зур санала - биредә 2 305 кеше яши. Капиталь ремонт кысаларында биредә подъезд янындагы мәйданчыклар һәм тротуарлар, 110 694 кв.м мәйданда машиналар йөри торган өлеш, шулай ук 75 яңа парковка урыннары төзелгән.
Төзелеш эшләрен “Алексеевскдорстрой” ААҖ һәм “Татавтодор” ААҖ башкарган.