“ИнноКам” инновацион-җитештерү үзәге булдыру проектына багышланган брифинг узды

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

 

Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр “ИнноКам” инновацион-җитештерү үзәге булдыруга багышланган брифинг узды. Аның эшендә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин катнашты.

А. Чукин, бүгенге көнгә “ИнноКам” территориаль-аерымланган инновацион-җитештерү үзәгендә транспорт инфраструктурасы  үсеше өчен төп проектлар исемлеге формалашкан, шул исәптән исемлеккә транспорт инфраструктурасы объектлары да кертелгәнлеген ассызыклады. Хәзерге вакытта проектларның бер өлеше “2014-2022 елларда Татарстан Республикасы транспорт системасын үстерү” дәүләт программасы кысаларында тормышка ашыру өчен карала. Аерым алганда, “Волга” М7 трассасының Казаннан Яр Чаллыга кадәрге участогы I техник категория параметрлары буенча реконструкцияләнә. Реконструкцияләүне 2019 нчы елда тулысынча төгәлләү планлаштырыла.

Тагын бер мөһим проект булып Мамадыш шәһәре тирәсендә “Волга” М7 трассасыннан алып Соколка торак пункты тирәсендә Чулман елгасы аша күпер төзелеше проекты тора.

 Артем Чукин хәбәр иткәнчә, “Россия транспорт системасын үстерү (2010-2020 еллар)” федераль максатчан программасы тарафыннан “Бигеш” аэропорт комплексын төзекләндерү” проектын тормышка ашыруны дәвам иттерү каралган.

Концепция проектына тимер юл инфраструктурасын үстерү кертелгән: Круглое поле – Әгерҗе, Круглое поле – Биклән участокларында икенче юллар төзелеше һәм аларны электрификацияләү, “Круглое поле” станциясендә өстәмә сортлау юллары төзелеше, “Биклән” станциясенең тау алды паркында өч өстәмә юл төзелеше, “Предкомбинатская” станциясендә локомотив-вагон хуҗалыгы комплексы корылмасы, “Предкомбинатская” станциясе янында “Көньяк” автоюлында ике юл үткәргече төзелеше, шулай ук өстәмә дүрт парк юлларын җәю белән “Тунгуча” станциясен киңәйтү.

Шулай ук өстенлекле проектлар исемлегенә Зәйдәге “Альнаши-Бөгелмә”  тимер юллары аша юл үткәргече төзелеше кертелгән.

Юл объектларына килгәндә, ягъни, А. Чукина сүзләренә караганда, сәнәгать предприятиеләренең перспектив зоналары үсешен исәпкә алып, Яр Чаллы шәһәренең сәнәгать зоналары юлларын төзекләндерү исемлеккә кертелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International