ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2016 ел
җомга

27 нче июньдә “Содружество” ААҖ 6424 нче номерлы Казан (12.15 кузгалып китә) – Шәмәрдән (14.32 килә) һәм 6427 нче номерлы Шәмәрдән (15.04 кузгалып китә) – Казан (17.32 килә) шәһәр яны поездларында Пассажирлар көне оештыра.

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында министр урынбасары Андрей Егоров рәислегендә дәүләт гражданлык хезмәте вакантлы вазифаларын биләүгә бәйге үткәрү буенча комиссия утырышы булып узды.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 14 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 76 очрагы теркәлгән.

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 16 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 55 очрагы, 96 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 716 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.Татарстан Республикасы территориясендә 16 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 55 очрагы, 96 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 716 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.


23
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Совет утырышында “РТЮ” ААҖнең, филиалларының, ярдәмче һәм бәйле җәмгыятьләренең җитәкчеләре, Идел буе федераль округы ведомстволары, РФ субъектларының дәүләт хакимият органнары, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлегенең төбәк бүлекчәләре, сәүдә-сәнәгать палаталары вәкилләре, йөк җибәрүчеләр һәм кабул итүчеләр катнашты.

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Болгар ислам академиясен төзүгә һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын яңадан торгызу буенча республика акциясенә кушылды.

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 26 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 76 очрагы, 92 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 603 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Казан аэропортыннан 86 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер һәм 15 халыкара рейслар. 3281 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3435 кеше килгән.


22
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

23 нче июньдә Ижау-Воткинск, Воткинск-Ижау, Янаул-Сарапул, Сарапул-Янаул шәһәр яны поездларында Пассажирлар көне үткәрелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе  мәгълүматлары буенча 22 нче июньдә кичен һәм 23 нче июньдә төнгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә актив фронталь бүлешү үткән вакытта урыны белән яшенле яңгырлар, көчле яңгыр, боз явымы, 19-24 м/с кадәр давыллы җил исеп китүләр көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International