“Европа-Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт маршрутын формалаштыру проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды

2016 елның 28 июне, сишәмбе

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Россия Федерациясе территориясендә “Европа-Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт маршрутын формалаштыру проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, инвестиция-финанс сәясәте буенча идарә рәисенең беренче урынбасары Иннокентий Алафинов җитәкчелегендәге “Россия автомобиль юллары” дәүләт компаниясе вәкилләренең делегациясе, хакимият органнары белән эшләү һәм чит ил проектларын гамәлгә ашыру буенча “Газпром газомоторное топливо” ҖЧҖ  генераль директоры урынбасары Денис Воробьев, “Автострада” ААҖ вәкилләре, шулай ук China Communications Construction Company Bai Yunfeng компаниясенең Россия филиалы генераль директоры катнашты.

Очрашу кысаларында “Европа-Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт коридорының Татарстандагы участогын карап чыктылар. Катнашучылар төзелеш-монтаж һәм проект эшләре турында фикер алыштылар.

China Communications Construction Company Bai Yunfeng компаниясенең Россия филиалы генераль директоры Татарстан территориясендә “Европа-Көнбатыш Кытай” транспорт маршрутын гамәлгә ашыруда Россия-Кытай хезмәттәшлегенең перспективаларын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International