Лаеш районында “Лаеш шәһәренә керү юлы” автомобиль юлының 7,8 км озынлыктагы участогын транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябу 15 нче июльгә кадәр озайтыла. Бу чорда биредә төзекләндерү эшләре планлаштырылган.
Урап узу өчен Лаеш-Чирпы автомобиль юлы тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән.
Исегезгә төшерәбез, юл транспорт хәрәкәте өчен 1 нче июньнән ябылды.